news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Россия көне зурлап билгеләп үтелде

Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде.

(Апас, 13 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Кичә Апаста Россия көне зурлап билгеләп үтелде, дип яза җирле басма.

Россия көне – патриотлык, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. 12 июнь – Россия көне Апасыбызда зурлап бәйрәм ителде. Үзәк ял паркында иртәдән үк күңелле җыр-моңнар белән башланып китте ул. Олысы-кечесе бәйрәм итәргә килде.

Керү юлында ук сәүдә нокталары урын алды. Биредә үк райондашларга кайнар коймак, чәй тәкъдим ителде. Көллият пешекчеләре бу юлы да ачык йөз белән килгән һәркемне сыйлап тордылар.

Районның мәдәният хезмәткәрләре милләтләр дуслыгын, үзара татулыкны чагылдырган программа әзерләгәннәр иде. Иҗат коллективлары бер йодрык булып сәхнә бизәге булдылар. Биештән “Рябинушка”, Табар Черкененнән “Шурампуч”, Апас мәдәният йорты каршында оешкан “Садә” ансамбльләре, гармунчылар, тальянчылар чыгышын һәркем алкышлап каршы алды. Шулай ук якташыбыз Раян Садриев бәйрәм белән котлап, үзенең дәртле җырларын бүләк итте. “Сәләт” иҗат үзәге һәм сәнгать мәктәбе дә чыгышлары белән сөендерде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавы райондашларга җиткерелде. Аннан район башлыгы үз янына күп балалы берничә гаиләне чакырды.
Районда күп балалы гаиләләр һәрчак игътибар үзәгендә. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында, районы башлыгы Рәшид Заһидуллин иницитивасы белән өч гаиләгә булышырга карар кабул ителгән иде. Район башлыгы үтенече буенча акчалата булышуны “Ак Барс“ банк идарәчесе Зөфәр Гәрәев үз өстенә алды. Һәрбер гаиләгә 40 мең акча бирелде. Балалар гаиләләре белән Казан шәһәренә барып мәктәпкә кирәк яраклар, өс киемнәре, аяк киемнәре алып кайттылар. Әлеге сәяхәткә алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барды.

Район башлыгы бәйрәм барышында әлеге гаиләләрне сәхнә түренә чакырды. Балалар һәм аларның әти-әниләре ярдәм күрсәтүчеләргә ихлас рәхмәтләрен ирештерде.
- Балаларны сөендергән өчен үзегезгә дә уңышлар юлдаш булсын. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевкә рәхмәтебез чиксез. Районыбыз көннән-көн җанлана. Без дә көннән-көн күбрәк игътибар тоябыз, - диде Апастан Елена Абрамкина.

Үзәк ял паркында китапханәләр акциясе кысаларында күргәзмәләр, викториналар, патриотик чаралар, “Без Россия балалары” һәм “Безнең белән җырлагыз” акцияләре дәвам итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100