news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста республиканың атказанган механизаторы бүләкләнде

“Чын хезмәт кешесе, мондый уңганнарны һәркем белергә тиеш", - диде Дәүләт Советы рәисе Әнвәргә зур бүләкне тапшырганда.

(Апас, 21 февраль, “Татар-информ“, "Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Апаска эшлекле визит белән килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бер төркем алдынгыларны да бүләкләде. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган механизаторы исеменә Әҗем авылының алдынгы механизаторы Әнвәр Сәгытдинов та лаек булды. “Чын хезмәт кешесе, мондый уңганнарны һәркем белергә тиеш“ диде Дәүләт Советы рәисе Әнвәргә зур бүләкне тапшырганда, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Әнвәрнең әтисе Илдар абый биш баласын ятим калдырып яшьли якты дөньядан киткән. Әнисе Әминә апа балалар ятимлекне сизмәсен, кешедән ким-хур булмасыннар дип эшләп йөргән җиреннән салам турату комбайнына кысылып гомерлек гарип калган. Өлкән абыйларының эшләгәнен күзәтү, вак-төяк йомышларын үтәү аның өчен мавыктыргыч бер дөнья иде. Алдан аны “Илдар абый малае“ буларак белсәләр дә, кулы эшкә ятканлыгын тиз тоеп алгач “ярдәмчебез Әнвәр“ дип дәшә башладылар. 10-12 яшьлек малайны үсендереп, ятимлеген оныттырып тору өчен күп кирәкмени? Биш баланы бер ел буе карт әбиләре карады. Җәйге каникулларда Әнвәр бер генә көн дә эшсез тормады, акча эшләп каласы килде. Гаиләгә анысы бигрәк тә кирәк иде. Армия хезмәтеннән дә ул шактый ныгып, авылын, эшен сагынып кайтты. Елдан-ел осталыгы арта барды. Остазларын узып эшләгән вакытлары да рәттән булды. Ул көннәрдән бирле 40 елдан артык вакыт үткән. Әнвәр комбайнда да, тракторда да эшләде, сынатмады, сынатмый. Эшчән, тырыш, сүз тыңлаучан булганы, техниканы биш бармагыдай белгәне өчен тиз үз итәләр аны. Һәр хезмәтен сүз китермәслек итеп башкарырга тырыша. Әҗемнең уңган механизатор-шоферлары Илназ Гайнетдинов, Радик Ситдиков һәм тагын бик күпләр аның кул астында эшләп тәҗрибә тупладылар.

– Әнвәр абый авылның тоткасы, горурлыгы, аның кебек алтын куллы механизаторлар күбрәк булсын иде, – диде “Свияга“ берләшмәсе директоры Марат Хәсәнов.

Гаиләсендә дә булдыклы ир, яраткан әти, дәү әти ул. Клуб мөдире булып эшләүче тормыш иптәше Гөлнар белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлшат Апас егете Динар Фазлеев белән гаилә корып “Салават күпере“ балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ике бала үстерәләр. Уллары Динар хәрби хезмәткәр, үзенә гомерлек яр итеп Зур Күккүз кызы Алинәне сайлады. Бөтерчек кебек Камилә исемле кызлары бар.

Әнвәрнең тырыш хезмәте һәрчак бәяләнеп килде. Ә республиканың атказанган механизаторы дигән мактаулы исем алуы аеруча сөенечле булды. 93 яшьлек әнисе Әминә апа үткәннәрне кабат искә төшереп елый-елый рәхмәт әйтте аңа. Яшел Үзәндә яшәүче Нәфисә апасы, Әлмәндәрдән Рима апасы, Мәскәүдән Лилия апасы, Казаннан энекәше Айдар гаиләләре һәм башка туганнар өчен дә шатлыклы көн булды бу.

Әнвәр бервакытта да эш сәгате белән исәпләшми. Куәтле “Амкадор“ы белән һәрчак хезмәттә. Бик арыган көннәрендә кулына гармунын алып җырлап җибәрә. Бүгенге тормышыннан канәгать ул. Үзен чын бәхетле кеше итеп тоя ала Әнвәр. Чөнки бу бәхетне ул үзе эшләп тапты, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100