news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста республикакүләм семинар үтте

Чыгышлар холдингның эш нәтиҗәләренә һәм агымдагы ел бурычларына багышланды.

(Апас, 8 февраль, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ләйлә Шиһабиева). Апаста язгы кыр эшләрен үткәрүне оештыру буенча республикакүләм семинар-киңәшмә узды, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Биредә “Ак Барс“ Холдинг компаниясе“ карамагындагы 10 районнан килгән агрофирма җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты. Семинар “Ак Барс“ Холдинг компаниясе“ җитәкчесе Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев рәислегендә барды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларны каршы алды һәм киңәшмәнең йомгаклау өлешендә катнашты.

Язгы кыр эшләре башланганчы техникаларны әзерлек сызыгына кую мөһим. Ә бу эштә “Свияга“ берләшмәсенең бик күпләр белән уртаклашырлык тәҗрибәсе, эш шартлары бар. Җитәкче-белгечләр дә семинар эшен берләшмәнең авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү остаханәсе белән танышудан башладылар. Төрле цехларга бүленгән остаханә, аларның һәрберсе өчен җаваплы белгечләр, хезмәткәрләр техниканы төзекләндерү, эшне оештыру шартлары белән уртаклашты. Бүгенге көндә биредә чөгендер чәчкечләре төзекләндерелә. Оста куллы ир-атлар уңайлы шартларда эшли. “Свияга“ берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов агрофирма, киләчәккә планнары һәм бурычлары хакында сөйләде. Шулай ук чәчү мәйданнарының структурасы, язгы кыр эшләрен үткәрү буенча исәп-хисап хакында да сүз булды.

Аннан семинар кунаклары МТК “АК Барс“ның Каратундагы базасына җыелды. Биредә дә техника җиһазларын төзекләндерергә барлык шартлар да бар. МТК “Ак Барс“ җитәкчесе Александр Алексеев, филиал җитәкчесе Айрат Хәкимов авыл хуҗалыгы техникасы җиһазларын яңадан торгызу, җитештерү хакында аңлатып үттеләр.

Семинар-киңәшмә район мәдәният йортында эшлекле шартларда тәмамланды. Нигездә чыгышлар холдингның эш нәтиҗәләренә һәм агымдагы ел бурычларына багышланды. Апас районының, “Свияга“ берләшмәсенең эше үрнәк итеп куелды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100