Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста республикакүләм программа нигезендә теш дәвалау бүлеге төзекләндерелде
Биредә халык өчен уңайлы шартлар тудырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган.
(Апас, 21 август, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апаста республикакүләм программа нигезендә теш дәвалау бүлеге төзекләндерелде. Яңа төзекләндерелгән теш дәвалау бүлеге белән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Апас бик матур үзгәрешләр кичергән. Нәтиҗәсе дә бик күркәм. Биналар заманча, халыкка сәламәтләнү, сихәт алу өчен бөтен шартлар да тудырырлык, хәтта күршеләргә дә тиешле медицина хезмәте күрсәтерлек итеп төзекләндерелгән», — диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районның медицина хезмәткәрләре белән очрашып, олы хөрмәтен белдерде. Теш дәвалау бүлегендә төзекләндерү эшләре республикакүләм программа нигезендә башкарылган. Бу эшкә 18,5 миллион сум акча тотылган.
Бүлек заманча төсмер алган. Якты төсләргә буялган, үзенчәлекле дизайн белән бизәлгән коридорлар, табиб бүлмәләре күңелгә икренлек бирә. Биредә шулай ук халык өчен уңайлы шартлар тудырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз