news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста республикада беренчеләрдән булып печәнгә чыктылар

Ямь-яшел, карау белән күңелдә соклану уяткан кырда печән чабу эшенең беренче адымнарын комбайнчы Рамил Рәхмәтуллин ясады.

(Апас, 7 июнь•, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева).  Апаста республикада беренчеләрдән булып печәнгә чыктылар, дип яза район газетасы.

Районда 16 мең гектар күпьеллык үлән басулары бар. Алар өлгереп җитеп, 7 июнь көнне кырга беренче техника чыкты. Әлеге эшкә район башлыгы үз фатихасын бирде һәм үләннең сыйфаты белән танышты.

- Терлек азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирелә. Азык запасы мул булганда гына кышлату чорына тыныч күңел белән кереп була. Узган ел кыш өчен шартлы бер баш мөгезле эре терлеккә 32, 7 центнер азык берәмлеге әзерләгән идек. Бүген, яшел үлән булмаган очракта да, азык җитәрлек күләмдә. Быел да печән, сенаж, силос әзерләү эше ике сменада оештырылып, аңа зур игътибар биреләчәк. Хәзерге вакытта үләннәрнең өлгереп җитеп, туклыклы матдәләргә бай чагы. Безнең бурыч – терлек продукциясе җитештерүне 5 процентка арттыру, - диде районның авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Кырга быел да беренчеләрдән булып Горбунов бүлекчәсе хезмәтчәннәре чыкты. Дәүләки авылы янындагы кырда изге дога белән эшне башлап җибәрделәр.
- Уңышлы, мул еллар килсен. Үстергәнне хәвеф-хәтәрсез җыеп та алырга язсын. Ару белмәс җир кешесенә саулык-сәламәтлек телим, - диде Дәүләки авылы имамы Таһир Сәлимов.

Дәүләки бүлекчәсендә 4700 гектарда люцер чәчелгән. Язгы чәчүләрне сыйфатлы һәм уңышлы тәмамлап, печән әзерләү эшенә дә зур оешканлык белән керештеләр алар.
- Кырда ике “Магдон” комбайны эшли. Аларның икесендә дә икешәр комбайнчы хезмәт куя. Эш ике сменада оештырыла. Көндез дә, төнлә дә кырда техника тавышы тынып тормаячак. Беренче кат үлән чабу эшен ике атна эчендә төгәлләргә уйлыйбыз, - диде бүлекчә җитәкчесе Кәфил Гыймранов.

Ямь-яшел, карау белән күңелдә соклану уяткан кырда печән чабу эшенең беренче адымнарын комбайнчы Рамил Рәхмәтуллин ясады.

- 25 ел инде кырлар иңлим. Эшемне яратып башкарам. Яныбызда көч һәм киңәш биреп торучы җитәкче-белгечләр бар. Техникабыз да сынатмас дип уйлыйбыз. Үләннең сыйфатын күреп, сөенә-сөенә эшлибез, - диде тәҗрибәле комбайнчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100