Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста репрессия корбаннарын искә алдылар
Репрессия җиле тигәннәрнең берсенең дә хәтер сандыгы буш түгел, ди ул еллар шаһитлары янында булган район хакимияте вәкиле Луиза Сафина.
(Апас, 29 октябрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). 30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Апас районында әлеге хәтәр елларның шаһиты булган 5 кеше яши. Аларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән күчтәнәчләр таратылды. Хәтер көне уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина өйләрендә булып, хәл-әхвәлләрен белеште, үткән еллар хатирәләрен тыңлады, дип яза төбәкнең "Йолдыз" газетасы.
Морзалардан Бибиҗиһан әби Төхфәтуллинаның да тарихта җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары күңелендә саклана. “Әтине алырга кергәндә сеңелем бишектә ята иде. Хәтта аны да бишеге белән урам уртасына чыгарып куйдылар. Без эреле-ваклы биш бала әниебез белән калдык. Бөтенебезне өйдән кудылар, бар мал-мөлкәтебезне тараттылар. Кыенлыкларны күп күрдек. Кешеләрдә эшләп тамак туйдырдык, соранып та йөрдек”, – дип сөйли ул.
Бибиҗиһан әби яшьлегендә тракторда да эшләгән, колхоз эшләрендә тир түккән. Бик оста тегүче булган. Бүген ул ветеран программасы буенча төзелгән яңа йортында республика һәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтен укып, кызы Бану тәрбиясендә яши.
Дәвештән Мәрьям әби Зәкиева да йөрәген телгәләгән вакыйгалар белән 9 яшендә күзгә-күз очраша. Газизләреннән аерылып, әбисендә үсәргә туры килә аңа. “Без күргән гаделсезлекләрне башкаларга күрергә язмасын. Сеңелләрем белән тамак туйдырып йокларга яткан көнне хәтерләмибез дә. Нужа шулпасын эчеп үстек”, – ди әби.
Репрессия корбаннарын искә алу традициягә кергән. Балачакларында әлеге вакыйгаларны нәни йөрәкләренә сеңдереп, аны гомер буе оныта алмаган райондашларыбыз бер генә ел да читтә калмый. Аларга хөрмәт, игътибар күрсәтелә. “Кайсы белән генә очрашсаң да, иң авыр минутлары искә төшә. Берсенең дә хәтер сандыгы буш түгел. Ул еллар бәгырьләреннән киселеп, йөрәкләренә уелып калган. Район башлыгы күчтәнәчләр аша әлеге төркем кешеләргә ихтирамын күрсәтә, күңелләрдән күңелләргә җылылык өләшә”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз