news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста район башлыклары кубогына хоккей узды

Биредә Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш районы командалары уйнады.

(Апас, 10 март, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). “Алтын алка“ Боз сараенда зонакүләм хоккей ярышлары үтте. Биредә Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш районы командалары Татарстан Республикасы район башлыклары кубогына көч сынашты. Әлеге район башлыклары да Апас җирендә кунак булды. Алар Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә хоккей ярышларын ачып җибәрү тантанасында катнаштылар, дип яза “Йолдыз“ газетасы.

Бозга беренче алканы да җитәкчеләр ташлады. Шулай итеп, күтәренке рухта ярышлар башланып китте. Һәр спортчы үз районы данын яклау теләге белән янды.

Ачылу тантанасыннан соң кунаклар “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендәге эш шартлары, “Сугышчан Дан“ музее белән таныштылар. Апасның үзәк урамнары буйлап сәяхәт иттеләр, төрле шәхесләргә куелган бюстларны, һәйкәлләрне карадылар, Мемориал комплекста, үзгәртеп корылган вокзалда, яңа гына төзелгән ЗАГС бинасында булдылар. “Йолдызлык“ (“Созвездие“) фестиваленең гала-концертын да тамаша кылды алар. Яңа гына сатып алынган баяннар, тальяннарга кушылып җырлаган сәхнә осталарына, яшь йолдызчыкларга һәркем соклануын белдерде. Дәвештәге “Свияга“ балалар ял үзәге, биредәге ял һәм эш шартлары да кызыксындырды кунакларны. Дәвалау, ял бүлмәләрен, бассейнны, кедр мичкәсен, тоз шахтасын җентекләп карадылар, балаларның яллары һәм ел саен ике атна дәвамында сулыш юллары авыруы булган өлкәннәрнең дәвалануы хакында җылы фикерләрен җиткерделәр. 

Соңыннан район башлыклары Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада булдылар. Анда чәчәк, кыяр, помидор үстерү үзенчәлекләре, эшне оештыру серләре белән уртаклаштылар. Беренче карашка гади генә тоелган ханымның шундый зур эшләр башларга кыюлыгы, һаман алга барырга батырлыгы, батырып, барысын да аңлап эшләргә сәләте булуына гаҗәпләнүләрен яшермәделәр. “Сезнең алда кабат-кабат баш иярлек“, – диделәр алар.

“Алтын алка“ Боз сараенда исә хоккей уеннары дәвам итте. Ул көн дәвамында барып, кичке тугызда гына тәмамланды. Һәр команда уенчылары “Без җиңәргә килдек!“ дип тырышты. Район башлыклары да үз уенчыларына көч-куәт биреп утырдылар. Теләктәшлек итү группаларының дәртле авазлары тынып тормады. Шулай итеп, Кайбыч районы хоккейчылары беренчелекне алып, Кубокка ия булды. Буа районы хоккейчылары – икенче, апаслылар – өченче урында, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100