news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста район башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты

Апаста район башлыгы Айрат Җиһаншин махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты. Очрашу хакимият бинасында чәй табыны артында узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Очрашуда район башлыгы егетләрнең хәрби операциядә матди-техник тәэмин ителешен, көнкүреш шартларын һәм башка проблемалары белән кызыксынды. Шулай ук егетләрнең кайту шатлыгын уртаклашып егетләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерде. Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Егетләргә алга таба да һәрдаим район тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

«Барыгызны да исән-имин килеш каршыларга язсын, без сезне Җиңү белән көтәбез», - диде район башлыгы.

Очрашуга барлыгы биш хәрби килгән иде. Аларны борчыган сораулар теркәлеп барды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot