news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста район башлыгы «Белемең белән бүлеш» акциясендә катнашты

Апаста район башлыгы «Белемең белән бүлеш» акциясендә катнашты
"Апастово-информ"

Апас урта мәктәбе «Белемең белән уртаклаш» бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясенә кушылды. Аны мәктәп коллективы «Беренчеләр хәрәкәте» белән оештырды. Дәрестә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Белем марафоны дәресенең темасы – «Районның социаль-икътисади үсеше: яшьләр өчен мөмкинлекләр» иде. Район башлыгы муниципаль структура, бурычлар һәм киләчәккә өметләр хакында сөйләп узды. Укучыларның күп кенә сорауларына җаваплар бирде, киңәшләрен җиткерде.

Фото: © «Апастово-информ»

«Күбегез бу сорауларга җавап эзлидер. Хакимиятнең төп бурычы – демографик халәтне яхшырту, халык санын арттырып, яңа эш урыннары булдыру, инвесторларны җәлеп итү. Күбрәк балалар тусын, яшьләр авылда калсын, яшь гаиләләр төзелсен иде», - диде район башлыгы.

Ул яңа төзекләндерелгән сөт-май комбинаты, киләчәктә булдырылачак кошчылык фабрикасы, соңгы елларда район территориясендә эшләп киткән ашламалар оешмасы хакында сөйләде. Авыл хуҗалыгы районы буларак, үсемлекчелек, терлекчелек тармакларына зур игътибар бирелүен белдерде. Район башлыгы соңгы вакытта Апаста барган төзекләндерү, яңарту, матурлау эшләренә, спорт объектлары төзелешенә дә тукталды.

«Бездә тимер юл бар, без – Идел аръягы зонасының үзәгендә торабыз, 2 федераль трасса уза. Башкалага һәм башка зур шәһәрләргә якын урнашканбыз. Алар барысы да икътисад өчен уңайлы шартлар. Район киләчәктә дә үсәчәк. Сезнең – яшь көчләрнең дә киләчәктә район үсешенә өлеш кертүенә ышанам», - диде район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100