news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Рафис Борһанов мәгариф өлкәсенә кагылышлы уңышлар белән танышты

Утырышта Апас муниципаль районының 2018 елгы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясадылар.

Апаста Рафис Борһанов мәгариф өлкәсенә кагылышлы уңышлар белән танышты
apastovo.ru/news/җәmgyiyat/apasta-uzgan-kishmd-tatarstan-respublikasy-premer-ministry-urynbasary-mgarif-m-fn-ministry-rafis-boranov-katnashty

(Апас, 15 февраль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Кичә Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин аны каршы алды һәм райондагы эшчәнлек, яңалыклар, мәгариф өлкәсенә кагылышлы уңышлар белән таныштырды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Рафис Борһанов иң элек Иске Әнәле авылындагы мәктәп-балалар бакчасы, “Салават күпере“ балалар бакчасы, Апас урта мәктәбе, Апас туган якны өйрәнү музее, Апас аграр көллияте һәм үзәк урамнар белән танышты.

Иртәнге сәгать унда район мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыштагы чираттагы утырышы узды. Бирегә депутатлар, район башкарма комитеты һәм Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, суд рәисе, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый җәмгыять, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, дип әһелләре, район активы чакырылды.

Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә – 2018 елда Апас муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләрен ясау иде.

Утырыш хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100