news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста рәссам Илгиз Маликовның күргәзмәсе эшли

Үзенчәлекле күргәзмәләрнең берсе Каратунда яшәүче рәссам Илгиз Маликов иҗатына багышланган иде.

(Апас, 28 октябрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). Музей залы төрле жанрдагы рәсемнәр белән тулган. 33 эш арасында табигать күренешләре дә, портретлар да, тарихи темаларны үз эченә алганнары да бар. Күргәзмәне карарга һәм аның ачылу тантанасына рәссамның якыннары, дуслары, чордашлары, рәсем сәнгатенә гашыйк райондашлар килгән иде. Аларның күбесе рәсемнәрдән үзен, якыннарын, таныш җирләрне тапты, атаклы шәхесләрне барлады, дип яза җирле басма.

-Һәр рәссамның бер хыялы бар. Ул – иҗатын тамашачыга чыгару, күргәзмә оештыру. Хыялымны чынбарлык итүдә ярдәм иткән тынгысыз йөрәкле, киң күңелле Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге коллективка олы рәхмәтемне белдерәм. Мин темаларны беркайчан эзләп йөрмим, иртәгә нәрсә ясыйсымны да белмим. Күңелгә алар үзләре килеп керә, мин каршы гына алам. Җыр-моң яратам, табигать күренешләренә еш мөрәҗәгать итәм. Күңелдә яшәгән хатирәләрне ак кәгазь битенә төшерәм, - диде Илгиз абый.

Апаста яшәүче Галия Сәлахова да иҗат эшләре арасыннан үзенең яшьлеген эзләп тапты. “Дала кызы“ дип исемләнгән рәсем янында озак басып торды, үткәннәрне елмаюлар аша искә алды ул.

-“Дала кызы“ итеп сурәтләве очраклы гына түгел. Казахстан җирләреннән килеп Апаска урнаштым, ямь таптым, балалар үстердем. Хәзер матур гына гомер көзләреннән атлыйм. Илгиз Маликов минем өчен рәссам гына түгел, ул минем укучым да, хезмәттәшем-шәкертем дә, - диде Галия апа.

Илгиз Маликовның әлеге мавыгуы балачактан, мичкә кадак белән сызып рәсем ясаудан башлана. Бүгенге көндә инде аның иҗаты киң кырлы. Ул төрле жанрларга туктала һәм барысын да җиренә җиткереп эшли. Мул, җылы буяулар белән сурәтләнгән картиналарына дөньяның гамь-гыйбрәтләре, үткәне, тарихы, бүгенгесе сыйган.

-Күргәзмә бик мәгънәле һәм бай. Никадәр матурлык, тарихи эчтәлек хөкем сөрә бу рәсемнәрдә. Безнең өчен хәзинә булып торган бу күргәзмәне киләчәктә зуррак колачлы итеп районыбыз халкына, кунакларга күрсәтәсе иде,- диде күргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән Илгизәр Гыйльфанов та портретлар арасында тормыш иптәше Гөлнури апаны һәм оныгы Камиләне очратты. Очрашу истәлеге итеп рәссамга китап бүләк итте һәм гаилә коллекциясен тулыландырып, үзенең дә портретын күрәсе килү теләген җиткерде.

Илгиз Маликов талантына сокланмый мөмкин түгел. Күңел күзе белән күреп, йөрәге белән тоеп, җанын-тәнен биреп ясаган рәсемнәр үзенә гел җәлеп итеп тора, диелгән район хәбәрендә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100