news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста пенсионерлар суда йөзү буенча ярышты

Ирләр арасыннан җиңүчеләрнең өчесе дә Апастан.

(Апас, 23 май, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы (рәисе Фәрит Кәлимуллин) район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә бассейнда иң оста йөзүчеләр бәйгесен оештырды. Бирегә утыздан артык пенсионер килгән иде, дип яза район газетасы.

Алар арасында төрле спорт бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар алучылар да бихисап. Фәрит Дәүләтшин (Апас), Хөҗҗәт Гыйсмәтов (Каратун), Венера Мөхәммәдова (Апас) спортның күп төрләрендә катнашалар. Венера Мөхәммәдова 2015 елда йөзү буенча республика күләмендә дә беренчелекне алып кайткан иде. Бәйге башланганчы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, пенсия фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин бәйгедә катнашучыларга уңышлар, сәламәтлек теләп һәрчак шулай актив булырга чакырдылар.

Каратуннан 81 яшьлек Сания апа Салахуллина да бассейнга еш йөри, оста йөзә дә икән.

– Суда йөзүнең файдасы искиткеч. Бөтен ару-талуларың юкка чыга. Суы җылы, саунасы эшли. Җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүзем юк. Биредә эшләүчеләрнең һәммәсе дә бик җайлы, – ди ул.

Бәйге бик җанлы барды. Бик шәп йөзүчеләр бар. Бәйге нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасыннан Венера Мөхәммәдова – беренче, Фәридә Еремеева – икенче һәм Кызыл Таудан Миңнурый Иванова өченче урынга чыкты. Ирләр арасыннан җиңүчеләрнең өчесе дә Апастан. Альберт Зиннәтуллин, Рифхәт Абзалов, Фәрит Дәүләтшиннар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, диелә район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100