news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста опера һәм балет театры солисты Фәхри Насретдиновны искә алдылар

Аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр.

(Апас, 24 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районын еракларга танытучы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, РСФСРның халык артисты һәм башка бик күп исемнәр иясе Фәхри Насретдиновның туган көне уңаеннан Апаста искә алу кичәсе узды. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Апас үзәгендә данлыклы якташлары хөрмәтенә торгызылган һәйкәл янәшәсендә Апас мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, район мәдәният йорты, музей, китапханә хезмәткәрләре җыелды. Фәхри Насретдиновның туганы Римә апа Гаффарова Фәхри Насретдинов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Шәмбалыкчы авылының Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева исемендәге музей җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина, Апас “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Рәмис Ногманов аның тормыш юлы, иҗаты турында чыгыш ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100