news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста өлкәннәргә күчтәнәчләр таратыла башлады

Апаста өлкәннәргә күчтәнәчләр таратыла башлады
Фото: http://apastovo.ru/

Апас шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче өлкәннәргә күчтәнәч-пакетлар тарата башладылар. Биредә 600 өлкән кеше бәйрәм бүләге алачак. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Гүзәл Хилавиева хәбәр итә.

Район буенча «Апас-мол»да һәм оешмалары ликвидациягә эләккән 3600 өлкән кеше шундый пакетларга ия булачак.

«1нче октябрь өлкәннәр ункөнлеге башланып китә. Өлкәннәр безнең ел буе игътибар үзәгендә булса да, бу чорда аеруча да кайгырту зур була. Район башлыгы тарафыннан бүләкләр таратыла. Укучылар, яшьүсмерләр, депутатлар тарафыннан төрле чаралар уздырыла. Барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Бүләк бирергә баргач очрашабыз, сөйләшәбез, аларның борчыган сорауларын эшкә алабыз. Бер генә өлкән райондашыбыз да читтә калмаячак», - диде Апас шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

Өлкән буын бу ункөнлекне шатланып көтеп тора, тапшырган бүләкләрне рәхмәтен ирештереп кабул итә.

«Ел саен килеп безне зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга олы рәхмәтемне ирештерәм. Төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзер менә тавык-чебеш, бакча тирәсендә көнебез үтә. Оныклар кайта. Апаста барысы да бар. Җәе буе оныклар белән мәдрәсәгә, музейга, спорт сарайларына йөрдек. Сәламәтлек белән яшик, ил-көннәребез тыныч булсын!», - диде Апастан Рифат абый Сабирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100