news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Нәүрүз бәйрәме узды

Иртәдән үк мәдәният йорты каршында һәм үзәк урамда ярминкә оештырылды.

(Апас, 26 март, "Татар-информ", "Йолдыз").  Апас районы мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме узды, дип яза җирле басма.

Апаслылар бергәләп җыелып, кышны озатты, язны каршы алды. Иртәдән үк мәдәният йорты каршында һәм үзәк урамда ярминкә оештырылды. Авыл хуҗалыгы товарлары, ит-сөт продукцияләре, кондитер эшләнмәләре, төрле тәм-томнар, уенчыклар сатып алырга мөмкин иде. 

Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан театральләшкән тамаша әзерләнгән иде. Биредә милләтләр дуслыгы, гореф-гадәтләр чагылыш тапты. Җыр-моңнар тынып тормады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район башлыгының изге теләкләрен җиткерде.

Барлык начар гадәтләрне юк итү максатыннан, Нәүрүз карачкысы яндырылды. Теләгән һәркем карга боткасыннан авыз итте. Ул һәр елдагыча бик тәмле итеп аграр көллият коллективы тарафыннан әзерләнгән иде. Бизәүле ат та бәйрәм бизәге булды. Аны Фирдүс Нургалиев бизәп чыккан иде. Бигрәк тә балалар аның тирәсендә бөтерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100