news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста муллалар һәм абыстайлар 2024 елга бурычлар билгеләде

Апаста муллалар һәм абыстайлар 2024 елга бурычлар билгеләде
Фото: http://apastovo.ru/

Районның барлык авылларыннан муллалар, мөслимәләр һәм абыстайлар Апасның «Җәмигъ» мәчетенә җыйналды. Биредә 2023 елга йомгак ясап, яңа елга бурычлар билгеләделәр. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Дин әһелләре белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова килде.

«Бүгенге көндә авылларда мәчетләр матур гына эшләп килә. Һәрбер дини бәйрәмнәр уздырылып, халык белән бердәм булып торасыз. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, шәхсән үз исемемнән халык белән зур эш алып баруыгыз өчен олы рәхмәтемне ирештерәм. Халык сезнең эшегездән, гамәлләрегездән үрнәк ала. Сезнең киңәшләрне тыңлыйлар һәм тугъры булырга тырышалар», – диде ул.

Биредә балалар ял иткән вакытларында ял һәм тәрбия үзәкләре булдырыла. Балаларны тәрбияле итү өстендә зур эш алып баралар.

Күптән түгел юбилеен билгеләп үткән Рәмзия апа Гыйльманованы кайнар котлап район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләмен тапшырды.

Очрашу төрле вәгазьләр, киңәшләр, чыгышлар белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100