Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста «Миргасыйм» мәчетенең янкормасын ачу тантанасы булды
Апаста «Миргасыйм» мәчетенең янкормасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» исемендәге югары дини мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт, Ульян өлкәсенең, Тәтеш районының дин әһелләре катнашты.
«Апастово-информ» хәбәр иткәнчә, «Миргасыйм» мәчетенең имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт Әминов хөрмәт итеп килгән мәртәбәле кунакларны, районда яшәүчеләрне сәламләп, мәчетне төзеткән, бүгенге көндә мәрхүм Дамир хәзрәтнең изге эшләрен искә алып үтте. Шулай ук мәчетнең янкормасын төзүдә матди яктан ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, иганәчеләргә, район халкына да рәхмәтләрен ирештерде.
Бәйрәм тантанасы коръән аятьләре белән башланып китте. Кунак булып килгән дин әһелләре, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев яңа эшләнгән янкорманың мәҗлесләр, саваплы ашлар, укулар өчен бик кирәкле булуын билгеләп үттеләр, мәчетнең уңышлы эшләвен теләделәр. Вәгазьләрендә, үгет-нәсыйхәтләрендә ислам дине кануннарын үтәп, иманлы, динле булып яшәргә өндәделәр, бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырдылар.
Тантанада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты һәм район башлыгы исеменнән изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина да ихлас котлап, бүләген бирде.
Бәйрәм коръән ашы белән дәвам итте. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым табын әзерләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз