Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста «Мирас» пансионаты ачылачак
Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына «Мирас» пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар пансионатның яңа бинасын карады һәм концепциясе белән танышты.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуның төп спикеры Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды Советы рәисе Илдар Баязитов булды. Очрашуда шулай ук Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Болгар ислам академиясенең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Илнур Миңнуллин һәм башкалар катнашты.
«Мирас» пансионаты Апас бистәсенең үзәгендә – мәктәптән, мәчеттән, бассейннан һәм боз сараеннан ерак булмаган урында урнашкан.
Биредә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып бару өчен заманча, уңайлы шартлар тудырылган.
Өч мең квадрат метрдан артык мәйданлы кампус 40 балага, шулай ук кайбер укытучыларга һәм тәрбиячеләргә уку-укыту һәм яшәү өчен төзелгән.
Иркен уку аудиторияләре, заманча актлар заллары һәм коворкинглар, ашханә, торак һәм хуҗалык блогы заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Алар яңа буын мөселманнарны тәрбияләү өчен барлык шартларны тудыра.
«Мирас» пансионатында ислам нигезләре, әхлак һәм Коръән дәресләре укытылачак. Биредә шулай ук татар телен һәм кайбер чит телләрне өйрәнүгә аерым игътибар биреләчәк.
«Мирас» пансионатының рәсми ачылышы 2026 елның августында булыр дип көтелә.
Журналистлар шулай ук «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды карамагындагы «Хаҗәр» рухи-әхлакый үзәгенең ике еллык эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз