Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста «Милләтләр кроссы»ндә катнашучыларның иң яшенә - 2 яшь, ә иң өлкәненә - 85 яшь
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Апаста «Милләтләр кроссы»нда иң өлкән катнашучысы 85 яшьлек Рәшит Шәйхиев, иң яше 2 яшьлек Ранель Мотыйгуллин булды. Яр буенда узган әлеге чарада балалар бакчалары, мәктәп укучылары, аграр көллият, оешмалар һәм өлкән буын катнашты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Чарага килгән һәрбер катнашучыга ГТО нормалары бирү мөмкинлеге дә булдырылган иде. Балалар бакчасыннан алып, өлкән яшькә кадәр мөмкинлекләрен сынап карады.
Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов район башлыгы исеменнән сәламләде.
«Хөрмәтле Апаслылар! Спорт сөюче дуслар! Бүгенге чарада катнашучыларга рәхмәтемне белдерәм. Җиңүчеләр бүләкләр алып кайтып китәчәк. Шулай ук һәрбер катнашучыга күтәренке кәеф, сәламәтлек булсын», - диде ул.
Шулай ук ГТО нормаларын тапшырган кешеләргә күкрәк билгеләре тапшырды.
Катнашучыларның һәрберсе тырышып чапты, күңел ачты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да озак көттермәде. Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
«Шундый кояшлы, матур көнне чарага килгән һәрбер катнашучыга рәхмәтемне ирештерәм. Өлкән буын бигрәк тә актив, безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Киләчәктә дә бердәм булып катнашыйк», – диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз