Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста медицина хезмәткәрләренең конференциясендә хезмәт алдынгылары бүләкләнде
Татарстан медицина хезмәткәрләре остазлык конференциясенең пленар өлеше Апас Мәдәният йортында үтте.
(Апас, 21 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Татарстан медицина хезмәткәрләре остазлык конференциясенең пленар өлеше Апас Мәдәният йортында үтте. Министрлык һәм күрше район вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина каршылады. Чарада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Биредә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, министрлыкның остазлар Республика Советы вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле Югары Ослан районнарының тәҗрибәле остаз-табиблары канашты.
Конференция кунаклары иң элек Апас хастаханәсендә яңа ачылган гериатрия бүлеге эшчәнлеге, хастаханәдәге үзгәрешләр белән таныштылар. Апас Туган якны өйрәнү музеендагы экспонатлар, «Дельфин» йөзү бассейны да кунаклар күңелендә зур тәэсирләр калдырды.
Конференциянең тантаналы өлешендә коллективта озак еллар һәм уңышлы эшләп, үзләренә яшь алмаш әзерләүче алдынгы хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыклары, район хакимияте һәм үзәк хастаханәнең Рәхмәт хатлары, Диплом, Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу тармакта бик күп еллар хезмәт итеп халык, пациентлар хөрмәтенә лаек булган бер төркем табиблар көмеш күкрәк билгеләре, медальләр белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз