news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста медицина хезмәткәрләре эшләренә нәтиҗә ясалды

Хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

 (Апас, 8 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районның медицина хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, алдагы хезмәт елына бурычлар билгеләделәр. Район хакимиятенең утырышлар залында аларның хисап җыелышлары узды, дип яза җирле басма.

 Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашты һәм чыгыш ясады.

Баш табиб Алмаз Алиуллин чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ, бүгенге көндә барган эшләргә басым ясалды.

Соңыннан күркәм юбилейларын билгеләп узган, нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot