news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста майлы культуралар игүнең яңа технологияләре белән таныштылар

Бу юлы районга чакырылган компанияләр технологиясе белән “АгроАктив“ хуҗалыгы берничә йөз гектарда көнбагыш чәчеп үстерде.

Апаста майлы культуралар игүнең яңа технологияләре белән таныштылар
apastovo.ru/

(Апас, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). 17 сентябрьдә Россия һәм Татарстанкүләм танылган берничә компания вәкилләре Апаста туфрак әзерләү, бөртекле һәм кузаклы, техник, майлы культуралар игүнең яңа технологияләре белән таныштыру өчен республика семинары үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тәҗрибә-җитештерү “полигоны“ буларак, “АгроАктив“ хуҗалыгы басуларында яңа төр зур егәрлекле тракторлар, комплекслы җир әзерләү һәм чәчү агрегатлары басуда эш режимында сыналды.

“АгроАктив“ хуҗалыгы механизаторлары Айрат Җиһангиров, Рәдис Гибасов, “КФХ Мифтахов Д.Б.“ вәкилләре, әтиле-уллы Данис һәм Рушан Мифтаховлар яңа техника һәм заманча технологияләр куллануның бик отышлы булуын ассызыкладылар.

-Безнең үз җиребез бар, хезмәттәшлек шартларында бик тә заманча “Челленджер“ җир эшкәртү комплексы белән быел язын ул басуыбызны яңача эшкәртеп карадык. Бер гектарда эш башкару барлык чыгымнары белән ике мең сум чамасына төште, - ди Иске Йомралыдан яшь фермер Рушан Мифтахов. - Шул басуда быел берьеллык үлән чәчкән идек. Уңышын җыеп алгач, исәпләп карадык - тотылган 1 сум чыгым икеләтә табыш китерде.

–Яңа технология, фән һәм техника яңалыклары белән даими танышып барабыз һәм көндәлек эшчәнлегебездә кыю кулланырга тырышабыз,- диде район авыл хуҗалыгы идарәсе житәкчесе Ильяс Заһидуллин. Ул Апас кунакларын шулай ук район тормышы һәм яңалыклары, быелгы урак нәтиҗәләре белән таныштырды.

Бу юлы районга чакырылган компанияләр технологиясе белән “АгроАктив“ хуҗалыгы берничә йөз гектарда көнбагыш чәчеп үстерде. Каратун-Ындырчы авыллары арасындагы бер кырга район шартларында сынап карау өчен 15 төрле сортлы көнбагыш гибриды чәчелде.

Семинарда катнашучы, Татарстаннның барлык районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Апаска килгән авыл хуҗалыгы район идарәләре һәм предприяиеләре җитәкчеләре, җир белгечләре, фермерлар аларның өлгереше, чәчү, йогышлы авырулар, чүп үләннәреннән саклану, рәт араларын эшкәртү, урып-җыю яңалыклары белән таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100