Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә үлгән хәрбигә Апасның Табар Черкене авылында истәлек тактасы куелды
Апас районы Табар Черкене мәктәбенә керү юлына батырлыгы белән ил тарихына кереп калган Сергей Баранов-Орелга багышланган истәлек тактасы куелды һәм ул тантаналы рәвештә ачылды. Район җитәкчелеге, мәктәп укучылары һәм укытучылар, авылдашлары батыр егетне олы хөрмәт белән искә алдылар, аның белән чиксез горурлануларын белдерделәр. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Сергей Баранов-Орел 1989 елның 7нче ноябрендә туа. Аның әти-әнисе Сергей һәм Нина Баранов-Ореллар Табар Черкенендә яши. Авылда урта мәктәпне тәмамлый. Әфган далаларын кичкән әтисе Сергей үрнәгендә хәрби кием кияргә хыяллана. Камский гуманитар-техник көллиятендә юрист белгечлеге буенча һөнәр үзләштергәннән соң, армия сафларына алына.
Хәрби бурычын Саратов өлкәсендә үти. 2013нче елдан контракт буенча Ульяновск өлкәсендә 31нче аерым гвардия десант-штурм бригадасында хезмәт итә. Украинадагы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак була. Аны үзе яшәгән һәм хезмәт иткән Ульяновск шәһәрендә Дан аллеясында җирлиләр.
Кечкенәдән күкрәгенә медальләр тагу белән хыялланган батыр егет Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашканы, батырлыгы, Кырымны кайтарганы өчен медальләр һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аның горур исеме авылдашлары һәм белем һәм тәрбия биргән остазлары күңелендә мәңге яши. Хәтер чарасында һәркем батыр егетне җылы сүзләр белән искә алды.
«Сергей Баранов-Орел – батырлык үрнәге. Курку белмәс, батыр ул үстергән әти-әнисенә зур рәхмәт. Мәктәп янәшәсендә хәтер урыны булдырылды. Әлеге урын һәр укучыда патриотик хис тәрбияләр», - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Сергейга белем биргән укытучылар аның ярдәмчел, намуслы, батыр егет булуы хакында сөйләде. Район хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин да искә алу кичәсенең мөһимлеген ассызыклап узды.
Истәлек тактасына ачылгач, Сергей Баранов-Орел истәлегенә чәчәкләр салынды. Каһарман егетнең әтисе Сергей Баранов-Орел әлеге чараны оештырган, улының батырлыгын мәңгеләштергән һәркемгә күз яшьләре аша рәхмәтен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз