news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста махсус операциядән кайткан хәрбигә дәү әнисе чиккән кулъяулыкны тапшырдылар

Апаста махсус операциядән кайткан хәрбигә дәү әнисе чиккән кулъяулыкны тапшырдылар
"Апастово-информ"

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илмир Әсхәтов Апасның Әҗем авылына кыска вакытлы ялга кайтты. Ул укучылар һәм укытучылар белән аралашты, үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште. «Апастово-информ» хәбәр итә.

Класс җитәкчесе Галия Әсхән кызы матур истәлекләре белән уртаклашып, үзенең теләкләрен әйтеп үтте. Мәктәп директоры Динә Хәйдәр кызы Ильмирның дәү әнисе чиккән, бик тә истәлекле кулъяулыкны Ильмирга тапшырып, аңа ихлас теләкләрен җиткерде.

«Илебезнең тынычлыгын саклап, яу кырында сакта торучылар белән без горурланабыз. Аларга барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Тизрәк тынычлык урнашып, Ильмирның һәм аның иптәшләренең туган якларына тизрәк әйләнеп кайтуларын көтәбез. Ильмир кебек батыр егетләребез булганда, Җиңү, һичшиксез, безнеке булыр!», - дип тели Борнаш мәктәбе коллективы.

news_right_1
news_right_2
news_bot