news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста һәм Сатмышта автомобильләргә зыян салганнар

Гаеплеләр кайнар эздән тоткарланды һәм кылынган җинаятьләр бер тәүлек дигәндә ачылды.

(Апас, 16 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апаста һәм Сатмыштаавтомобильләргә зыян салганнар, дип яза район газетасы.

-Соңгы ун көндә район хокук сакчыларына Сатмышта һәм Апаста урамдагы ике җиңел автомашинага зыян салыну турында хәбәрләр керде. Аларның тәрәзәләрен, фараларын ватканнар. Кузовка да шактый җитди зыян салынган. Безнең хезмәткәрләр ике очракта да оператив эшләде. Гаеплеләр кайнар эздән тоткарланды һәм кылынган җинаятьләр бер тәүлек дигәндә ачылды. Хәзер тикшерү эшләре бара. Шикләнелүчеләрнең берсе Казан шәһәреннән булуын ачыкладык, - дип хәбәр итә район полиция хезмәте җитәкчесе Раил Гатауллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100