news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста мөнәҗәтләр кичәсе узды

Аеруча Урта Балтай, Дәвеш, Олы Болгаер җирлеге балалары актив булды.

(Апас, 29 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы мәдәният йортында “Мөнәҗәтем – җан авазым“ дип аталган кичә узды, дип яза җирле басма.

Биредә авылларда сайлап алу турларында иң-иңнәр булып танылган мөнәҗәт әйтүче балалар катнашты. Аеруча Урта Балтай, Дәвеш, Олы Болгаер җирлеге балалары актив булды. Аларның ихластан әйтелгән мөнәҗәтләре, самими тавышлары һәркемнең күңеленә барып җитте. Чарада район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100