news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә күчтәнәчләр тапшырыла

Районда балачактан мөмкинлеге чикләнгән 230 кеше яши, үз аякларына басып йөри алмаучы 70 кеше бар.

(Апас, 5 декабрь, "Татар-информ", «Йолдыз», Ләйлә Шиһабиева). Апас районында 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге уза. Ункөнлек кысаларында, балачактан мөмкинлеге чикләнгән һәм коляскада утыручы кешеләргә район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары әзерләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитет хезмәткәре Андрей Клементьев аларның өйләрендә булып, хәлләрен белештеләр, изге теләкләре аша күчтәнәчләр тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Районда балачактан мөмкинлеге чикләнгән 230 кеше яши, үз аякларына басып йөри алмаучы 70 кеше бар. Апаста һәм барлык авыл җирлекләрендә дә аларга күчтәнәчләр таратыла. Ункөнлек барышында мөкинлекләре чикле райондашлар катнашында һәм әлеге төркем кешеләр өчен күп кенә чаралар билгеләнгән, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Гомер буе укытучы булып эшләгән Лидия Михайлова күпфатирлы йортта яши. Ул әлеге фатирны алуда ярдәм иткән, төзекләндерү эшләрендә булышкан район башлыгына олы рәхмәтен ирештерде. Апастан Марсель Галиәкбәров сеңелесе Чулпан һәм аның гаиләсе тәрбиясендә яши.

-Яшәр өчен шартлар бар. Безне онытмыйлар, килеп хәлебезне беләләр, күчтәнәчләр дә еш алабыз, - диде ул.

Иске Әнәле авылында яшәүче Радик Хәмидуллин да күчтәнәчкә азык-төлекләр җыелмасы алды. Аны авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә клуб мөдире Альмира Сәлахова тапшырды. Радикның бар эшкә дә кулы ята. Көннәрен күңел күтәренкелеге белән уздырырга тырыша.

Редакция коллективы да мөмкинлекләре чикле хезмәттәшләренә хөрмәт йөзеннән күчтәнәчләр юллады. Мондый мәрхәмәтле эшкә райондагы барлык хезмәт коллективлары да кушылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100