news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә киләчәккә максатлар билгеләнде

Район башлыгының, шулай ук республикакүләм грантларга лаек булган укытучыларга да хөрмәт һәм ихтирам күрсәтелде.

(Апас, 29 август, "Татар-информ", "Йолдыз" ). Апаста мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул узгандагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә максатлар билгеләүгә багышланган иде. Нигезенә патриотик тәрбия, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, спортка, белемгә, уңышка омтылу, дуслык, татулык, бердәмлек сыйфатларын буыннардан-буынннарга тапшыру салынган, дип яза җирле басма.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина алда үтемле дә, сыйфатлы да, нәтиҗәле дә белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды. “Сәләт“ балалар иҗат йорты каршыннан мәдәният йортына кадәр һәр белем учагы үз эшчәнлеген тәкъдим итте. Күргәзмәләрдә кул эшләре, көзге уңышлар, уку һәм тәрбия өлкәсендә ирешелгән җиңүләр чагылыш тапты. Укуда, спортта, сәнгать өлкәсендә уңыш яулаган, җәйге ял көннәрендә сәяхәтләргә барган, лагерьларда ял иткән балалар аерым-аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Мәгариф өлкәсендә тикшерү һәм күзәтү департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов, Казан Федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Алар иң элек Апас туган якны өйрәнү музее, анда булган үзгәрешләр белән таныштылар. Аннан таң калып күргәзмәләрне, балаларның чыгышларын карадылар.

–Күргәзмәләргә зур хезмәт салынган. Минем аларны карап исем китте. Ниләр генә юк анда! – дип зур бәя бирде башкаладан килгән вәкил – Мәгариф өлкәсендә тикшерү һәм күзәтү департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов.

Конференциянең рәсми өлеше район мәдәния йортында эчтәлекле чыгышлар, тәбрикләүләр белән дәвам итте.
–Быел Яңа уку елын 1748 укучы башлап җибәрә. Алар арасында 189 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Мәгариф өлкәсендә 773 кеше хезмәт итә. Алар бар да киләчәктә ышанычлы алмаш тәрбияләү өчен көч куя, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина. Ул төп һәм урта гомуми белем бирүнең сыйфат күрсәткече дәүләт аттестаңиясе нәтиҗәләрендә чагылуын билгеләп узды. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен республика күрсәткече белән чагыштырганда югары булган фәннәрне атады.
Укытучы – тиңдәшсез һөнәр. Кем генә, нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, иң элек беренче белем орлыкларын сеңдергән укытучыларына рәхмәтле. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да укытучы һөнәренең җаваплы һәм авыр булуын, хәтта аңа бәя дә биреп булмавын әйтте.

–Бер ел узганы сизелми дә калган. Алда тагын җаваплы уку елы тора. Без балаларга яхшы шартлар, мөмкинлекләр куябыз. Ул барыбызның да уртак хезмәт. Балалар ялы өчен “Ак Барс“ банкка, “Ак Барс Холдинг“ка олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Барыгызны да Яңа уку елы белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык, өегездә иминлек, дөньялар тыныч булсын, матурлап, бергә-бергә яшәргә язсын, – диде район башлыгы.

Казан Федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов та районда үз эшләренең чын осталары хезмәт итүен, Апастан килгән студентларның сынатмавын билгеләп узды.

–Җитәкчелек яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүгә зур игътибар бирә. Ул сезнең уңышларыгызда чагыла. Казан Федераль университетында 130 балагыз белем ала. Быел гына да 30 укучыны кабул итеп алдык, – диде ул.

Апас урта мәктәбе – иң зур һәм югары күрсәткечләре, уңышлары белән аерылып торган белем бирү йорты. Эш тәҗрибәсе белән мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова бүлеште.

Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, җитәкчеләр күтәрелде. Аларга Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре һәм Сертификатлар тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды.

Бүләкләнүчеләр арасында озак еллар балаларга тәүге хәрефне танырга өйрәткән, белем дөньясына тугры юл күрсәткән Апас урта мәктәбе укытучылары Роза Нургалиева һәм Гүзәл Гатина да бар иде.

–Хезмәтебезне күрәләр, тырышлыгыбыз бәяләнә. Үз укучыларыбыз белән горурланып яшибез, – диделәр алар. Бу көнне Роза Нургалиева “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре“ дигән мактаулы исемгә, Гүзәл Гатина Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына ия булды.

Район башлыгының, шулай ук республикакүләм грантларга лаек булган укытучыларга да хөрмәт һәм ихтирам күрсәтелде. Район башлыгы гранты 5 мәгариф хезмәткәренә бирелсә, рәсәй һәм республикакүләм грантны 19 мәгариф хезмәткәре алды. Шулай иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өч оешма район башлыгының грантына лаек дип табылды. Апас урта мәктәбе – имтиханнарда югары балл җыйганы һәм Бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңүче балалар әзерләгәне өчен, Каратун мәктәбе – мәктәптән тыш чараларны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен, Апасның “Кояшкай“ балалар бакчасы иң күп балаларга тәрбия һәм белем биргәне өчен макталды.

Урта Балтай балалар бакчасы, Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасы, Кильдураз мәктәбе, Иске Йомралы мәктәбе Яңа уку елына иң әзерлекле белм һәм тәрбия учаклары дип табылды.

Конференциядә иң өлкән укытучыны һәм хезмәт юлын яңа башлап җибәргән яшь белгечләрне хөрмәтләү матур традициягә кергән. Быел Илнар Насыйбуллин Иске Әнәле башлангыч мәктәп директоры буларак Яңа уку елын башлап җибәрә. Алмаз Шәмсетдинов Каратун мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта, Айгөл Шәмсетдинова Болынбалыкчыда башлангыч классларга белем бирәчәк.

Суфия Гыймадиева – районның иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Ул бар гомерен Борнаш урта мәктәбендә математика фәнен укытуга багышлаган. Тиздән аңа 90 яшь тулачак. Ветеран укытучы бүген дә коллектив белән арасын өзми, киңәшләре, тәҗрибәсе белән ярдәм итеп тора. Суфия апага район башлыгы ак шәл һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды, укытучысы буларак, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Район хәрби комиссары кулыннан бүләкләр алучы мөгаллимнәр дә бар иде. Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов “Россия Федерациясе Оборона Министрлыгы хәрби комиссариатларына 100 ел“ медаленә лаек булды. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәкн Бакырчы мәктәбенең тарих һәм җәмгыятә белеме укытучысы Илфат Садриев, Табар Черкене мәктәбе укытучысы Лидия Щербакова Татарстан Республикасы хәрби комиссарының Рәхмәт хатын алды.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бердәм форма булдыру матур традициягә керде. Укытучылар да, тәрбиячеләр дә, укучылар да, бердәм, матур киемнәр белән мәктәпкә килә. Апасның “Салават күпере“ бакчасы коллективы матур киемнәрен тәкъдим итте.

–Матурлыкка, нәфислеккә, гүзәллеккә мәхәббәт нәни чактан ук тәрбияләнә. Без бердәм зәвыклы, миллилек белән сугарылган эш киемнәре булдырдык. Аларны киеп, рәхәтләнеп эшкә йөрибез, – ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.

Чыгышлар, тәбрикләүләр җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Җырчылар, биючеләр, алып баручылар мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100