news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә балага исем кушу йоласы күрсәтелгән

Мәдәният министры Ирада Әюпова яңа гына сафка баскан Татар Пүчинкәсе авылы клубына сертификат тапшырган.

Апаста мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә балага исем кушу йоласы күрсәтелгән
apastovo.ru

(Апас, 28 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста мәдәният хезмәткәрләренең республикүләм семинар-киңәшмәсе узган. Биредә кунакларга яңа гына дөньяга аваз салган балага исем кушу йоласы күрсәтелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр иткән.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашкан.

Республиканың төрле районнарыннан килгән мәдәният хезмәткәрләрен, министрлык вәкилләрен апаслылар җыр-моңнар, тәмле чәкчәк һәм кайнар чәй белән Иске Әнәле авылы клубында каршы алган. 

Апас урамнары, үзәк ял паркы, үзәк китапханәдәге үзгәрешләр дә зур кызыксыну уяткан. “Салават күпере“ балалар бакчасы нәниләре, Кильдураз мәктәбенең вокал-инструменталь ансамбле, Апас үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Варислар“ түгәрәгенә йөрүче балаларның чыгышы һәркемнең күңеленә бәйрәм кәефе өстәгән.

Район мәдәният йортында “Авыл мәдәниятенең үсеш перспективалары“ темасына чыгышлар тыңланган, фикер алышканнар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев районның мәдәни тормышы белән таныштырган.

Мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәниятебезне үстерүдә зур өлеш керткән район башлыгы Рәшид Заһидуллинга ихлас рәхмәтен җиткереп, яңа гына сафка баскан Татар Пүчинкәсе авылы клубына сертификат тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot