news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Луганскига гуманитар ярдәм җыю эшенә читтән килүчеләр дә кушыла

Апас районында Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче тыныч халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан, гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Гуманитар ярдәм белән ерак юлга кузгалу 13-14 апрельгә планлаштырыла. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, дарулар кирәк. «Алга» яшүсмерләр клубында озак саклана торган азык-төлек, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена әйберләре кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да күчерергә мөмкин.

Апаска Үзбәкстан якларыннан килүчеләр дә, әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, ярдәмен тәкъдим итте.

«Батырбек Худайберганов күп кенә кием-салымнар алып килде. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче тыныч халыкка булышасы килүен белдерде. Ул төзелеш тармагында эшли», - дип хәбәр итте ярдәмне кабул итү үзәгеннән Илдар Салаватов.

news_right_1
news_right_2
news_bot