news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста өлкәннәр шашка-шахмат уйный

Пенсионерлар арасында шашка-шахмат буенча VII Республика темпо-турнирының муниципаль этабы узды.

(Апас, 22 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз",  Гөлзада Гатауллина). Апас районы мәдәният йорты фойесында Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышлап пенсионерлар арасында шашка-шахмат буенча VII Республика темпо-турнирының муниципаль этабы узды. Биредә барлыгы 40ка якын пенсионер катнашты, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Бәйгегә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, спорт бүлеге хезмәткәрләре тәбрикләп, зур җиңүләр теләделәр. Бәйге биш сәгать дәвам итте. Иң өлкән бәйгечеләр 82-83 яшьлек Азат Гумеров (Апас), Рим Сафин (Дүртиле) һәм башкалар сынатмадылар. Алар икесе дә мондый бәйгеләрдә ел саен катнашалар икән. Рим абый бу бәйгене дә дулкынланып көткән.

– Ел саен җиңәргә дип киләм мин. Өйдә бер шөгыльсез яту туйдыра. Шуңа бүген дә иртүк чыгып киттем. Узган ел Апастан Гайфулла Фәйзуллин белән ярышкан идем. Өч тапкыр мин, өч тапкыр ул җиңде. Соңгы уеныбыз бертигез исәп белән бетте. Шашка тактасын да үземнекен алып киләм, – ди Рим абый Сафин.

– Пенсионерларның активлыгына сөенәм. Әле алдагы көндә генә чаңгы ярышында катнашканнар иде. 76 яшьлек Хөҗҗәт Гыйсмәтов, Венера Шиһабиева (Каратун), Фирдүс Нургалиев (Апас) бүген дә сынатмыйлар. Гомумән, мин өлкәннәребезнең һәркайсыннан бик канәгать, – диде район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.

Шулай итеп шахмат буенча ирләр арасында Рәшит Шәйхиев (Апас), Рәшит Габдрахманов (Чирмешән), Хәйдәр Шакирҗанов (Чурибураш), шашка буенча Мәсхүт Маннапов (Апас), Азат Гумеров (Апас), Гайфулла Фәйзуллин (Апас), шашка буенча хатын-кызлар арасыннан Люция Сабирова (Балтай), Сания Әхмәдуллина (Йомралы), Нина Баранова-Орел (Черкен) призлы урыннар яуладылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100