news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста өлкәннәр өчен Сабан туе узды

Мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары көче белән кыр кухнясында ботка, зур казанда пылау әзерләнде.

Апаста өлкәннәр өчен Сабан туе узды
apastovo.ru

(Апас, 5 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары өчен махсус Сабан туе уздыру матур традициягә керде. Ул быел тугызынчы тапкыр узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәм район үзәгенең иң матур, истәлекле һәм тарихи урыннарында сәяхәт белән башланып китте. Биредәге кичерешләрне, очрашу тәэсирләрен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Орден-медальләр таккан бабайлар, чордашлар табыша, бер сынык икмәкне бүлешеп җан асраган апалар хатирәләрен яңарта, ятимнәр гыйбрәтле язмышларын искә ала. Инде ничәмә ел рәттән очрашкан өлкәннәр бер-берсен сагынышып күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешәләр.

Быел Сабан туена Әфганстан һәм Чечня җирендә хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр һәм интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган һәм хәрби хезмәттән кайткач вафат булган егетләрнең якыннары да чакырулы иде.

Өлкәннәрне быел да зурлап, хөрмәтләп махсус автобуслар белән алып килделәр. Район үзәгендә җылы сәламләп, икмәк, чәкчәк белән, гармун моңнары астында каршы алдылар. Өлкәннәр Ана һәйкәле, сугыш чоры ятимнәре һәм тракторчы хатын-кызлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр янында тукталдылар.

Батырлар Меморал комплексында булдылар, биредә мәңгелеккә исемнәре уеп язылган батырлар исемлегеннән якыннарын эзләделәр, аларны искә алдылар, хәтер яңарттылар, рухларына дога кылдылар.

Аннан өлкәннәр автобуслар белән Сабан туе мәйданына юл алды. Мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары көче белән чәйләр әзерләнде. Кыр кухнясында ботка, зур казанда пылау әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100