news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста өлкәннәр арасында 15 ел рәттән шашка-шахмат ярышлары уза

Турнир шартлары буенча җиңүчеләргә диплом һәм Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырыла.

(Апас, 10 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас мәдәният йорты фойесында өлкәннәр ункөнлеге программасы нигезендә 15 ел рәттән уздырылучы шашка-шахмат уеннары үткәрелә. Уеннарда егермедән артык шашка-шахмат сөюче катнаша, дип яза җирле басма.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аны ачу тантанасында һәркемгә җиңү теләде. Район спорт һәм яшьләр эше комитеты, район, Апас ветераннар Советлары, район пенсионерлар берлеге җитәкчелеге бу чарага бик җитди әзерләнгән. Апас аграр көллияте ашханәсе хезмәткәрләре турнирда катнашучыларны кайнар коймаклы чәй табыны әзерләп, көллият студентлары ярышка килүче өлкән яшьтәгеләрне зур кунак итеп каршылады. Турнир шартлары буенча җиңүчеләргә диплом һәм Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot