Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста җәлилчеләрне искә алдылар
Геройлар Аллеясында урын алган Муса Җәлил бюсты ачылды.
(Апас, 23 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста батыр җәлилчеләрне зурлап искә алдылар. Чарада тантаналы шартларда Геройлар Аллеясында урын алган Муса Җәлил бюсты ачылды. Чулпан Җәлилова әтисе истәлегенә куелган һәйкәлгә беренчеләрдән булып чәчәкләр салды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшәсендәге Плетцензее шәһәрчеге - Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә 75 ел тула.
Искә алу чарасына Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрафанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева, Абдулла Алишның туганнары Азат Сункишев, Илдар Алишев, Гөлшат Сункишева, Абдулла Батталның туганы Фәрит Баттал килде. Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алып, озатып йөрде.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бирегә килгән кунакларны җылы сәламләп, олы хөрмәтен белдереп, очрашу истәлеге итеп, Апас тарихы һәм бүгенге тормышы тасвирланган китап бүләк итте һәм Апас символикасы төшерелгән истәлекле кепкалар, бүләкләр тапшырды.
Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчесе Назирә Фәттахова апаслыларга Герой-шагыйрь турында язмалар һәм “Моабит дәфтәре“нең күчерелмәсен тәкъдим итте. Кичә мәдәният йорты хезмәткәрләренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.
Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыклары чыгышы да һәркемнең күңелендә соклану уятты. Илебез тынычлыгы өчен көрәштә башларын салган горур җәлилчеләребез исемнәрен апаслылар басып тыңлады һәм күз яшьләре аша искә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз