news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста легендар фильмы геройларына багышланган скульптура композициясе ачылды

Скульптура композициясен булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Апаста легендар фильмы геройларына багышланган скульптура композициясе ачылды
apastovo.ru

(Апас, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апаста эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Очрашу урынын үзгәртергә ярамый" легендар фильмы геройлары Глеб Жеглов һәм Володя Шараповка багышланган скульптура композициясе ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, район эчке эшләр җитәкчесе, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, ветераннар катнашты. Район башлыгы барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин шулай ук барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, скульптура композициясен булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Районның йөзек кашы булган, сынчы-рәссам Вячеслав Носовны Татарстанның эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot