news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста лалә чәчәкләре теплицасында сиксәнгә якын кеше эшли

Биредә чәчәкләр утыртуның төрле ысулларын үзләштерәләр.

Апаста лалә чәчәкләре теплицасында сиксәнгә якын кеше эшли
apastovo.ru/news/kөn-kadagyinda-gazetyi/liliya-zynullina-itkchelegendge-teplitsada-el-ylnse-y

(Апас, 17 февраль, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада ел әйләнәсе җәй дияргә була. Биредә җиңнәрен сызганып куеп эшкә чумган Лилия ханыма ияреп сиксәнгә якын хезмәткәр иртәнге җидедән, кичке җидегә кадәр кызыл, сары, ак, ал төсле лалә чәчәкләре җыя. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Әлеге чәчәкләрне чистартмыйча ноябрь, декабрь айларында утырткан идек. Ел саен 15-20 яңа төр утыртып карыйбыз, өйрәнәбез. Быел да күп кенә яңа төрләрен керттек, барысы өч миллион алты йөз лалә чәчәге үстердек. Шул ук вакытта суга утырту системасы да бар. Суганчаларны суга утыртабыз да өч көн саен суын алыштырып торабыз, үсеп киткәннән соң суны өстибез генә. Тамыр системасы яхшы булса, үсемлек тә, чәчәкләр дә әйбәт була", - дип яңалыклары белән уртаклашты Лилия Зәйнуллина.

Биредә эшләүчеләр һәрберсе үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Динә Сибгәтуллина ун елдан артык, Лилия Шәфигуллина белән Гөлфизә Гусейновалар алты елдан бирле матурлык дөньясында эшлиләр.

– Хезмәтебезне бик яратып башкарабыз. Берсеннән-берсе матур чәчәкләр, гөлләр, яшелчәләр үстерү үзе зур бәхет. Бүгенге көндә шулай ук берьеллык, күпьеллык гөлләр, җәйге чәчәкләр, кыяр, помидор үсентеләре чәчү, үстерү белән шөгыльләнәбез, - диләр алар.

Флера Динмөхәммәтова белән Нурия Шәяхфәровалар Тәтеш районыннан килеп эшлиләр. Эшчеләр арасында ир-атлар да күп. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100