Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста Кызыл-Тауда авыл җирлеге бинасы ачылды
Апаста Кызыл-Тауда авыл җирлеге бинасы ачылды. Яңа бина республикакүләм «Башкарма комитет биналарын төзү» республика программасы нигезендә төзелде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Авыл җирлеге бинасын төзү эшләре яз көне башланып киткән иде. Ул кыска вакыт эчендә төзелеп, инде кулланылышка да тапшырылды. Биредә өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән. Бина якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган.
Өр-яңа җирле үзидарә бинасы тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарага җыелган авыл халкын, кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
«Һәр матур башлангыч авыл җирлегеннән башлана. Шуңа да биредә яшәүче һәм хезмәт итүче халыкның яшәү шартларын яхшыртуны төп максат итеп куябыз. Бу юнәлештә республика һәм илкүләм программаларның ярдәмен тоябыз. Әлеге мәһабәт бина да республика программасы нигезендә сафка басты. Авыл җирлеге бинасы Кызыл-Тау авыл халкына озак еллар хезмәт итсен», - диде район башлыгы.
Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтен белдерде. Төзелеш эшләрен үзвакытында башкарган «ПМК-5» оешмасы җитәкчесе Фәрит Салиховны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Кызыл-Тау авылы халкының олы сөенечен башкала кунагы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин уртаклашты.
Кызыл-Тау авылы җирлеге 3 авылны – Кызыл-Тау, Көлкәш һәм Чәтбаш авылларын үз эченә алган. Биредә 382 кеше яши, 162 хуҗалык исәпләнә. Җирлекнең башлыгы Марат Нуриев да әлеге уңайлы, якты, җылы, мәһабәт бина өчен рәхмәт хисләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз