news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы тәмамланды

Рейдлар вакытында юл кагыйдәләре таләпләрен үтәмәүче 12 балага карточкалар тутырылган.

(Апас, 10 гыйнвар, "Татар-информ","Апастово-информ"). Апас районында укучыларның каникуллары көннәрендә “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы узды.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары төп игътибарны балалар иминлегенә юнәлтте. Рейдлар вакытында юл кагыйдәләре таләпләрен үтәмәүче 12 балага карточкалар тутырылган. Алар арасында юл кырыенда уйнаучылар, тиешсез урында юл аркылы чыгучылар һәм караңгы вакытта киемендә яктылыкны кире кайтаргычлар булмаган балалар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot