news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең район туры җиңүчеләре ачыкланды

Беренче урынны - Апас, икенче урынны - Иске Йомралы, өченче урынны Морзалар командалары яулады.

Апаста "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең район туры җиңүчеләре ачыкланды
apastovo.ru

(Апас, 18 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста "Куркынычсыз тәгәрмәч" Россиякүләм бәйгенең район туры узды. Анда җирле команда җиңүгә иреште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә район мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Буадан килгән "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" профилактик бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәм районның юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре катнашты.

Беренче урынны - Апас, икенче урынны - Иске Йомралы, өченче урынны Морзалар командалары яулады.

Барлык җинүчеләргә бүләкләр, Дипломнар, кубоклар бирелде. Һәр этапның үз җиңүчесе билгеләнде һәм бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot