news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста “Китап бәйрәме“ узды

Кичәдә язучылар иҗатлары, әсәрләре, шигырьләре, аларның язылу тарихлары белән таныштырдылар, китапларын тәкъдим иттеләр.

Апаста “Китап бәйрәме“ узды
apastovo.ru

(Апас, 14 апрель, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан Апас үзәк китапханәсендә “Китап бәйрәме“ узды. Ул Татарстан китап нәшрияты һәм “Татмедиа“ җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашу китап күргәзмәләре белән башланып китте. Шунда ук яңа гына табадан төшкән китапларны сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Китап укучылар, китапханәчеләр язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим, шагыйрь Фәнил Гыйлаҗев һәм Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать редакциясе мөдире Венера Камалиева белән очрашты.

Кичәдә язучылар иҗатлары, әсәрләре, шигырьләре, аларның язылу тарихлары белән таныштырдылар, китапларын тәкъдим иттеләр.

Шулай ук “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакциясе почта хезмәткәрләре белән берлектә язылу оештырды. Газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева 2019 елның икенче яртыеллыгына язылу баруы, газетаның бәяләре, андагы яңалыклар һәм бәйгеләр хакында сөйләп үтте. Килгән кунаклар Апасның матур урыннары, район туган якны өйрәнү музее белән дә таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100