news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста киек җанварларның баш санын ачыклыйлар

Апас аучылык хуҗалыгы белгечләре, егерьлар һәм дәүләт ау инспекторы Дмитрий Тараканов бу көннәрдә басу-кырларда йөри.

 (Апас, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас аучылык хуҗалыгы белгечләре, егерьлар һәм дәүләт ау инспекторы Дмитрий Тараканов бу көннәрдә басу-кырлардан кайтып кермиләр, диярлек. Январь-февраль айларында алар барлыгы 10 кышкы маршрутка чыгып, район территориясендә тереклек итүче киек җанварлар, кош-кортларның яшәү биләмәләрен, баш санын санап-билгелиләр, дип яза җирле басма.

Редакциябез кунагы Дмитрий Таракановка берничә сорау бирдек:

- Кышын киек җанварлар турында кайгырту хакында сөйләшик. Мин урман ашханәләре турында әйтәм.

- Районда кеше күзеннән ерак урыннарда урманнарда 5 кышкы ашханә бар. Кышын киек җанварларга азык табуы кыенлаша, шул максатка үз көчебез белән җәен печән, яфраказык көлтәләре, бөртек, тоз әзерлибез һәм билгеле бар вакыт аралыгында аларны шул ашханәләргә алып барып, улакларга салып чыгабыз. Бу эштә һәр аучы катнашырга тиеш.

-Иң-иң табигать җанлы, активларны да барлап үтик инде.

-Апас аучылык җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин, егерьлар Радик Галиуллин, Муса Хафизов, Александр Макаров, аучылардан Рөстәм Шәрәфуллин бер эштән дә читтә калмыйлар. Гомумән, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, аучыларының кайсына гына мөрәҗәгать итсәм дә аңлау һәм ярдәм һәрчак бар, дип горурланып әйтә алам. Бергә һәм бердәм булыйк! Апасыбыз табигате бик матур, кешеләр дә шундый матур, намуслы һәм чиста күңелле булсын иде, дип телим.

-Ауга чыгу өчен махсус рөхсәт-лицензия сатып алырга, урманнарыбызда нинди һәм күпме киек жанварлар булуын белергә кирәк...

-Кышкы исәп маршрутларына шуның өчен чыгабыз да инде. Татарстан Республикасының биологик ресурслар, табигатебезгә, анда яшәүче кош-корт, киек җанварларга йогынты ясау һәм файдалану Дәүләт Комитетына без шул 2 айда туплаган барлык мәгълүматларны тапшырачакбыз.

Шул нигездә район территориясендәге барлыгы 99,4 мең гектарлык аучылык хуҗалыгы буенча 2018-2019 елларга төрле җанварлар, кош-кортка ау сезоны ачыла, квота билгеләнә. Бу турыдагы тәкъдим-мәгълүматлар белән Интернетта http://ojm.tatar.ru сайтында танышырга мөмкин. Бу мәсьәлә буенча районда җәмәгать тыңлаулары 22 мартта Апаста район хакимияте бинасында (Совет урамы 2 нче йорт) 10.00 сәгатьтә үтәчәк. Анда һәркем катнаша ала.
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100