news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Кече Болгаер егете истәлегенә хоккей турниры булды

Апаста Кече Болгаер егете истәлегенә хоккей турниры булды
Фото: http://apastovo.ru/

Апаста Кече Болгаер егете Марат Гатауллин истәлегенә хоккей турниры узды. Турнирны Маратның бертуган абыйсы Радик Гатауллин, гаиләсе һәм туганнары оештырды. Бу хакта «Апаство-информ» хәбәр итә.

Ярышларда барлыгы 7 команда – Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы һәм Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хоккейчылары көч сынашты. Уен бик кызыклы: яңача 3х3 форматында үтте.

Уеннарга тантаналы төстә старт бирелде. Хоккейчыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде. «Хоккей – курку белмәс, көчле егетләр уены. Алар бер командага тупланып, бердәмлек, тәрбия һәм егетлек үрнәге күрсәтәләр. Уеннар уңышлы узсын!» - диде район башлыгы.

Айрат Җиһаншин турнирны даими рәвештә оештыручы, бертуганы Марат турында якты истәлек саклаучы, яшьләр арасында хоккей спортын үстерүгә зур көч куючы Радик Гатауллинга, гаиләсенә олы хөрмәтен белдерде.

Хоккей турнирында мәрхүм Марат Гатауллинның әти-әнисе, туганнары да катнашты.

«Энем Марат 14 яшендә фаҗигале төстә арабыздан китте. Ул бик тырыш, ярдәмчел иде. Спортны үз итте. Хоккейны аеруча яратты. Бик күп ярышларда катнашты. Аны һәрчак сагынып искә алабыз. Ел саен энемнең якты исәлегенә багышлап, хоккей турниры уздырырга тырышабыз. Бүгенге турнирны оештыруда туганнарыбызның өлеше зур. Махсус хәрби операциядә катнашучы абыебыз Илнур Закиров та ярдәм итте. Безнең гаилә һәрчак бердәм һәм бергә», - диде бертуганы Радик Гатауллин.

Ул шулай ук турнирны үткәрүдә теләктәшлек күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Туганнары, якыннары Марат турында якты хатирәләре һәм тәэсирләре белән уртаклашты.

Маратның әнисе Гөлфирә Гатауллина улы турында якты истәлекләр саклап яшәгән туганнарына, хоккей турнирын оештыручылар олы хөрмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100