Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста каз өмәләрендә бөтен йолалар да үтәлә
Беренче булып әлеге чараны Югары Акхуҗа, Сатмыш һәм Болынбалыкчы авыллары уздырган.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Районыбыз авылларында каз өмәләре башланып китте. Беренчеләрдән булып Югары Акхуҗа һәм Сатмыш, Болынбалыкчы авыл җирлекләре үзешчәннәре бар тырышлыкларын куеп өмә күренешләрен тамашачыга җиткерергә тырыштылар., дип хәбәр итә районның “Йолдыз” газетасы.
Югары Акхуҗа клубы сәхнәсе элекке авыл өен хәтерләтеп бизәлгән. Бер төркем кызлар каз өмәсенә җыелдылар. Аларның барысы да үз рольләренә бик тиз кереп киттеләр, шуңа да бу тамаша ардырмый-зарыктырмый барды. Уен-көлке, мәзәкләр сөйли-сөйли казларны йолкыгач, чишмәгә барып юып та кайттылар. Җыр-биюләре белән кабат сокландырдылар. Халкыбызның никадәр уеннарын тамашачыга җиткерделәр. Клуб мөдире, хуҗабикә ролен башкаручы Зөлфия Юзиеваның ул арада бәлеше дә пешеп өлгергән иде. Түбәгә су бөркү йоласы да үтәлде. Икенче елга казлар шул су тамчылары кадәр күп булсын өчен эшләнә икән ул. Милли киемнәрдән киенгән кызлар да берсеннән-берсе осталар. Тамашачылар өчен милли ризыклардан чәй табыны да хәзерләнгән иде. Һәркем бу чарадан канәгать калды.

– Бик ошады, нәкъ безнеңчә – безнең яшь вакыттагыча булды бу, – ди Карамасардан килгән Сәлимә апа Насыйбуллина.

Аннан каз өмәсе Сатмыш клубында дәвам итте. Сәхнә түрендә каз йолку күренеше дә чынбарлыктан һич кенә дә аерылмады. Өмәгә ямь өстәргә гармунчы Хәйдәр Мөхәммәтҗанов та килгән иде. Өмәче кызлар да сыната торганнардан түгел. Алар чишмәгә киткән арада сәхнәдә ветераннар һәм мәктәп укучылары да чыгыш ясадылар.
Болынбалыкчы авылы киленнәре дә өмәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәният йорты сәхнәсе авыл өен хәтерләтеп бизәлгән. Бер читтә авыл миче эшләнгән, анда өмәчеләр өчен тәмле исләр чыгарып хуҗабикә коймак пешереп тора. Ә җырга-моңга оста җирле артистлар бөтен шартын китереп, элекке йолаларыбызны яңартып өмә үткәрделәр. Нурдания Мөхәммәтҗанова, Резеда Саттарова, Фәрдүнә Хисаметдинова, Гөлинә Моталлапова, Гөлсөяр Кәлимуллина, Тәнзилә Латыйпова, Гөлнара Садыйкова, Гүзәл Дәүләтшина, гармунчы Алмаз Вафин җырладылар да, биеделәр дә. Ярыша-ярыша каз канаты да ясадылар, төрле уеннар белән ямьләндерделәр. Укучы кызлар күмәкләп каз канаты биюен башкардылар. Каз өмәләре башка авылларда да үтәчәк, диелгән район басмасы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз