news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста каз өмәләре дәвам итә

Чирмешән мәдәният хезмәткәрләре "Авылда каз өмәсе" дип аталган кичә куйган.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Апас районы Чирмешән авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Авылда каз өмәсе" дип аталган кичә 25 ноябрь көнне Багыш авыл клубы сәхнәсендә үтте. Бу хакта районның "Йолдыз" газетасы яза.

Халкыбызның бу күңелле хезмәт бәйрәмен бөтен йолаларга туры китереп, бөтен нечкәлекләрен сәхнәдә чагылдырдылар. Каз коймагы, кайнар чәй, кул эшләреннән күргәзмә - барысы ды бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot