news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста КАМАЗның яки башка эре заводның филиалы ачылырга мөмкин, димәк, эш урыннары була

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе районның эшкә урнашу һәм демография проблемаларын хәл итү өчен, мәсьәләне Хөкүмәттә күтәрергә вәгъдә итте

 (Апас районы, 24 август, «Татар-информ», Александр Елисеев, Миләүшә Низаметдинова). Фәрит Мөхәммәтшин бүген Апас районы Морзалар авылында Мәдәният йортын тантаналы шартларда ачты һәм район үзәгендә мәктәп бинасын, балалар бакчасын һәм хастаханәне барып карады.

Морзалар авылы Мәдәният йортын үзгәртеп кору өчен төзүчеләргә 3 ай вакыт таләп ителгән. Капиталь төзекләндерү кысаларында биредә түбә белән фасад яңартылган, бөтен ишек-тәрәзәләр һәм коммуникацияләр алыштырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешеләре белән аралашып, демография мәсьәләсенә кагылды: тирә-яктагы 5 авыл балаларын укыта торган җирле мәктәпкә яңа уку елында беренче класска нибары 5 бала керә икән.

Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, районда кече предприятиеләрне үстерергә кирәк, шул вакытта яшьләр туган җирендә кала, ә мәктәпләрдә балалар була. Бу хатын-кызны эшле итү мәсьәләсен чишүдә дә булыша, диде ул.

“Без, заводларның берсенең филиалын ачуны сорап, республикабыз Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәкбез: “КАМАЗ” филиалын яки Казандагы берәр зур производство филиалын. Биредә эшче куллар бар, белгечләр бар, һәм алар көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә алачак. Бу мәсьәләне без наказ кебек кабул иттек. Бу республика дәрәҗәсендә фикерләшә торган мәсьәлә дип уйлыйм”, - дип авыл кешеләрен өметләндерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Апаста “Радуга” балалар бакчасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисен балалар җыйнак кына театральләштерелгән тамаша белән каршы алды. Фәрит Мөхәммәтшин быел капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасы бинасын, былтыр үзгәртеп корылган мәктәпне карап чыкты.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук яңартылган район хастаханәсен дә игътибарсыз калдырмады. Бинасына капиталь төзекләндерү эшләре берничә ел дәвам иткән булып, быел төгәлләнгән. Аннары районның үзәк хастаханәсе территориясендә Апас районнары табибларына багышланган стела ачу тантанасы булды.

Апас районына сәфәре азагында Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы сугышчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл төбенә чәчәкләр китерде. Шулай ук тумышы белән Апас районы Шәмбалыкчы авылыннан булган танылган татар җырчысы - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Хөсәен улы Насретдиновка (1921-1986) һәйкәл ачу тантанасы да Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100