news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста көзге «Милләтләр кроссы” булачак

Район яшьләр эше, спорт комитеты җитәкчесе апаслыларны әлеге чарага чакыра.

(Апас, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апаста көзге «Милләтләр кроссы” булачак, дип яза район газетасы.

-16 сентябрьдә Апаста көзге «Милләтләр кроссы” уздырылачак. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләр, мәктәпләр командаларын, спорт ветераннарын көтеп калабыз,-дип өнди район яшьләр эше, спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. -Килегез, катнашыгыз, җиңүчеләргә-бүләкләр! Старт “Сәләт” бинасы янәшәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot