news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста күпфатирлы торак йортта газ "шартлаган"

Апаста өйрәнүләр узды.

(Апас, 4 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). 3 октябрь иртәсендә, 9.30 сәгатьтә район Бердәм диспетчерлык үзәгенә коткылы, әмма, алдан билгеләнгән тәртиптә Апасның Яшьләр урамындагы 3 катлы, 36 фатирлы торак йортның бер катында “газ шартлау” турында хәбәр кереп иреште, дип яза җирле басма.

Россия, Татарстанкүләм Гадәттән тыш хәлләр, гражданнар иминлеге министрлыгы, башка көч структуралары, махсус хезмәтләр катнашында Апаста да үткән бу өйрәнүләр легендасы буенча техноген катастрофа, һәлакәт вакытында 3 кеше тән җәрәхәте алган, ишелгән йорт конструкцияләре астында 2 кеше һәлак булган. Өйрәнүләргә кадәр алдан ук килештерелгән тәртиптә вакыйга булган урынга 5 минут дигәндә уннан артык техника, йөзгә якын хокук сакчылары, янгын, “Ашыгыч ярдәм” машиналары, коткаручылар, газчылар, элемтәчеләр, энергетиклар, коммуналь хуҗалык җитәкче- белгечләре, башка хезмәткәрләр килеп җитте. Өйрәнүләргә Урта Балтай өстәмә янгын депосы хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. ЮХИДИ хезмәте, хокук сакчылары вакыйга булган урынны сак астына алдылар. Легенда буенча, газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрне коткаручылар барлык саклык чаралары күреп, урамга алып чыкты. Шартлы рәвештә янгын сүндерелде. Зуррак зыян, шартлау булмасын өчен йорт газ, электр челтәрләреннән дә өзелде. Өйрәнүләргә кадәр бу йортта яшәүчеләр белән дә инструктажлар үткәрелгән иде. Алар каушамыйча, документларын алып, шулай ук урамга йөгерешеп чыкты.

Бу уку-өйрәнүләрдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин шул урында ук аерым оператив киңәшмә үткәрде. Ачыкланган кимчелекләр анализланды. Бурычлар билгеләнде. Өйрәнүләрдә катнашкан һәм үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган фатир хуҗалары, һәр хезмәт, оешма-предприятие коллективларына рәхмәт белдерелде. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, эчке эшләр һәм башка министрлыклар, диспетчерлык хезмәтләренә хисап ясалды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100