news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста көнбагыш һәм кукурузга өстенлек бирәләр

Механизаторлар кулында “Челленджер, “Фэнд”, яңа маркалы, заманча “Беларус”лар.

 (Апас, 13 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста көнбагыш һәм кукурузга өстенлек бирәләр, дип яза җирле басма.

-Без былтыр тәвәкәлләп 500 гектарда көнбагыш чәчеп, вакытында орлыгын суктырып алдык. Кырдан ябык ангарга кайтарылган көнбагышны чистартып җилгәргәч, май заводына барлыгы 1100 тонна орлыгын тапшырдык. Шушы 500 гектарлык басу безгә килограммына 22,5 сумнан 25 миллион сум чамасы акча китерде. Кукуруз орлыгы да бик табышлы булып чыкты, гектарыннан уртача 35 әр центнер уңыш суктырып алдык. Аны бөртеккә дип былтыр 200 гектарда иктек. Бер килограмм киптерелгән кукуруз бөртеген үз коллективыбызда эшләүчеләргә уртача 9, башкаларга 10-12 сумнан бирдек. Язын куруруз бөртегенә сорау да, бәя дә арта, чөнки бик туклыклы, катнаш азык әзерләүдә аксымга бик бай ул,-ди “АгроАктив” җитәкчесе Алмаз Харисов.

Аның беренче урынбасары Фәргать Сибгатуллин белән кырлардагы эш барышы белән танышып чыктык. Бөтен кырда эш гөрли, яңа техника, чәчкечләр дә бихисап.

-Быел да хуҗалыкта табышлы культураларга өстенлек бирәчәкбез,- ди Фәргат. -Көнбагышны, мәсәлән 800, бөртеккә кукурузны 400 гектарда чәчәргә булдык. Чәчүлек, орлык, техника һәм кадрлар барысы да үзебезнеке, басуга арадашчыларны кертергә уебызда да юк. Үзебез тир түгеп эшләп тапкан үзебезгә дә бик кирәк. Бер карыш җиребезне дә буш калдырырга ярамый-заманасы шундый. Көзен басуларда эшләрне бөтен агроталәпләрне үтәп башкарып куйдык. 880 гектарлык уҗымнарыбыз әйбәт кышлады. 60 кешелек коллективыбыз бик дус һәм бердәм безнең, - ди ул хезмәттәшләре өчен горурлыгын яшермичә.

Быел Болынбалыкчы белән Кормаш кырларында шулай ук язгы бөртекле культураларга да өстенлек бирелә. Моңа дип 1400 гектар мәйдан тәгаенләнә. Шул исәптән 828 гектарда бодай, 400 гектарда арпа, 25 гектарда солы чәчелә.

Механизаторлар кулында “Челленджер, “Фэнд”, яңа маркалы, заманча “Беларус”лар. Марс Хисамов, Рәзил Сөнгатуллин, Марат Сибгатуллин, Айрат Җиһангиров аларны бик мактый, “яңа техникада эшләве дә күңелле”, диләр. Марсель Вәлиев, Равил Нигмәтуллин, Рушан Миңнуллин, Рушан Зарипов та шул ук фикердә. Кырда эшлүче игенчеләрне берничә тапкыр кайнар һәм тәмле аш-су белән сыйлаучы Резидә Сахарова һәм башкалар уй-теләге бер бүген-язгы көннең ел туйдыруын барысы да бик яхшы аңлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100