news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “көмешкә” ясап сатучыларга җинаять эше кузгалтылган

Ике тапкыр хокук сакчылары кулына эләксә, хәзер җинаят эше дә кузгатыла.

(Апас, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста “көмешкә” ясап сатучыларга җинаять эше кузгалтылган, дип яза җирле басма.

Район “Госалкоголь», кулланучылар хокукларын яклау инспекторы Гөлнара Абдрахманова:

-Август аенда хокук сакчылары белән бергәләп, 26 тапкыр шәхси сектор, сәүдә нокталарында алкогольле продукция әйләнеше тикшерелде. Бер авылда кибеттә законсыз рәвештә сыра белән сату итүләре ачыкланды. Бу эш суд каравына җибәрелде, - дип хәбәр итә.

Август аеннан закон бозучыларга штрафлар бик күпкә артты. Үз өендә көмешкә ясап сәүдә итүче, мәсәлән, ике тапкыр хокук сакчылары кулына эләксә, хәзер җинаят эше дә кузгатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot