news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста җир эшкәртү эше дәвам итә

Рушан Гыйниятов – яшь булуына карамастан, булдыклы механизаторларның берсе.

(Апас, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Авыл хужалыгында эшләр алтын чылбыр кебек үрелгән. Бөртеклеләрне суктырып алып, саламнар җыелганнан соң, туңга сөрү эше дәвам итә. Апас берләшмәсенең Сатмыш бүлекчәсендә дә нәкъ шулай. Без хезмәткәрләр белән авыл кырыендагы 123 гектарлык арпа кырында очраштык, дип яза җирле басма.

-Бөртеклеләрне җыеп алу эше төгәлләнде. Хәзер менә җир эшкәртү эше бара. 1 мең гектар җирнең 700 гектары сукаланды. 168 гектарда көзге чәчү эшләре башкардык, – диде Сатмыш бүлекчәсе идарәчесе Айнур Кашапов.

Рушан Гыйниятов – яшь булуына карамастан, булдыклы механизаторларның берсе. Ул “Фенд“ тракторы белән кырлар иңли.

-Техникага утыруыма 10 ел. Хәзер туңга сөрү эшенә өлеш кертәм. Иртәнге алтыда эшкә киләм, кичке алтыда кайтам. Трактор уңайлы, җылы. Шуңа күрә, арыган сизелми, - ди ул.
Тырыш кешегә эш гел табылып тора. Ел әйләнәсе Рушанның да тракторы туктап тормый. Язын кырларны себерү, җәен культивацияләү, силос, сенаж базларын таптату, юлларны тигезләү эшләре дә аның өчен чит түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100